
💔 25 июнь көнне Арча районы Иске Кишет авылында чыккан янгын Рамзия апа белән Мөхәммәт абыйның бөтен тормышын үзгәртте.
Йорт, хуҗалык корылмалары, мал-туар — барысы да ут эчендә калып юкка чыккан. Еллар буе тырыш хезмәт белән булдырылган тормыш бер мизгелдә көлгә әйләнгән.
Аллаһка шөкер, үзләре исән-сау. Әмма хәзер аларга яңадан тормышларын корырга, йортларын торгызырга туры киләчәк.
Мондый авыр вакытта кешегә иң кирәклесе — ялгыз калмавын тою. Бердәм булганда, иң зур сынауларны да җиңелрәк үтәргә мөмкин.
🤲 Рамзия апа белән Мөхәммәт абыйга ярдәм кулы сузыйк.
💚Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен сылтама ➡️
https://ratingdobra.ru/projects/nyzdauhie/pozhar-v-starom-kishite-pomosh-seme-galiullinyh?r=u29
🙏Аллаһ кылган һәр изгелегегезне кабул итсен





